news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада кәләшләр парадка чыга

Анда катнашучыларга маҗаралар һәм сюрпризлар вәгъдә итәләр

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Алабугада 11 сентябрьдә Кәләшләр парады була, дип игълан итте районның "Новая Кама" газетасы.

Оештыручылар, ә алар арасында районның "Новая Кама" һәм "Алабуга Нуры" газеталары да бар, парадта катнашучыларга маҗаралар һәм сюрпризлар вәгъдә итә. Чәчәкләр, күпертмә итәкле күлмәкләр һәм чибәр кызлардан күзләр камашачак гүзәллек, нәфислек бәйрәмендә катнашырга теләүчеләрне теркәү эше башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot