Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада җитмешкә якын кыз Җәмигъ мәчете оештырган сәламәтләндерү дәресләренә йөрде
Алабугада җитмешкә якын кыз Җәмигъ мәчете оештырган рухи-сәламәтләндерү дәресләренә йөрде. Программа кызыклы, балаларның күңелен җәлеп итәрлек чараларны күздә тотып төзелгән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабуга районы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсибнең хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча ярдәмчесе Лилия ханым Фазлыева әйтүенчә, әлеге дәресләр шушы ай башыннан башланып киткән һәм алар ун көнгә ниятләнгән булган.
Мәдрәсәгә йөрүче кызлары белән беррәттән, биредә Мамадыш, Чабаксар, Аксубай, Казан, Тольятти, Мәскәүдән кайткан кыз балалар да бар иде. Шәһәрдәге 1нче гимназиядә укучылар һәм 27нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар мәдрәсәдәге якшәмбе мәктәбенә ел саен бик теләп йөри. Программа кызыклы, балаларның күңелен җәлеп итәрлек чараларны күздә тотып төзелгән.
Кызлар өчен иң кызыклысы киемнәр конкурсы булган. Бергәләп Чаллыдагы Ак мәчетнең музеена барулары - матур истәлек. Анда дин һәм көнкүреш тарихына караган экспонатлар белән танышканнар.
Мәдрәсәгә йөрүче кызлар янына мин июньнең икенче атнасында, чәршәмбедә бардым. Алар иртәнге күнегүләр ясарга әзерләнгән чак иде. Көн тәртибен җиренә җиткереп үтәүләре күренеп тора. Шул рәвешле, кыз балалар шушы рухи-сәламәтләндерү дәресләрендә алган күнекмәләрен онытмыйча, җәйге каникулны файдалы һәм сихәтле итеп уздырырлар дигән ышаныч зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз