news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада иске кабер ташларын яңарту нәтиҗәләре буенча экскурсия маршруты эшли башлады

Алабугада иске кабер ташларын яңарту нәтиҗәләре буенча экскурсия маршруты эшли башлады
Фотоны «Татар-информ»га Ленар Мифтахов тәкъдим итте

Алабугада уникаль проект тәмамланды: Иске мөселман зиратында XIX – XX гасыр башының 15 гарәп язулы кабер ташы реставрацияләнде. Төзекләндерү эшләре «Ташка уелган тарих» инициативасы кысаларында «Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы масштаблы эшнең нәтиҗәсе буларак «Алабуганың мөселман тарихы» дип аталган яңа автобус-җәяүле маршрутын тәкъдим итте. Маршрутта сынау режимында дүрт экскурсия үткәрелде. Беренче катнашучылар арасында Алабуга халкы гына түгел, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевскидан килгән кунаклар да булды.

Инкыйлабка кадәр Алабугада дүрт дини җәмгыять эшләгән: өч православие мәхәлләсе һәм бер мөселман мәхәлләсе. Православие мәхәлләләренең гыйбадәтханәләре бүгенге көнгә кадәр сакланса, шәһәрдә инкыйлабка кадәр эшләгән бердәнбер мәчет совет елларында юк ителгән. Күрсәтү өчен тарихи объектлар җитмәү сәбәпле, элек шәһәрнең мөселман тарихына багышланган экскурсия оештыру мөмкин түгел иде. Реставрацияләнгән кабер ташлары бу проблеманы уңышлы хәл итте һәм яңа маршрутның төп нокталарына әйләнде.

Яңа туристик юнәлеш Заманча этносәнгать музеендагы «Татарларда кунакта» күргәзмәсен караудан башлана. Биредә экскурсантларны XIX гасыр ахыры – XX гасыр башының уникаль этнографик материалы белән таныштыралар. Музейдан чыккач, шәһәр халкы һәм кунаклары Ленин мәйданына – элеккеге Икмәк мәйданына килеп чыга. Биредә, Казан һәм Гассар урамнары кисешкән җирдә, кирпеч кибетләр һәм йорт урнашкан. Алар үткән гасыр башында Мөхәммәтвәли Вәлитовныкы булган. Ул бик абруйлы кеше булган. 1918 елда Вәлитов шәһәр думасы карары белән шәһәр җәмәгать банкы идарәсе составына кертелгән. Аның директоры сәүдәгәр Стахеев булган. Сүз уңаеннан, банк идарәсендә тагын бер күренекле татар – Алабуганың II гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтвәли Әлмөхәммәтов та булган. Аның кибете Казан урамында бераз түбәнрәк урнашкан, ә читтәрәк, хәзерге пенсия фонды бинасында, тагын бер җирле сәүдәгәр – Әхмәтгәрәй Гайсинның кунакханәсе эшләгән.

Алга таба маршрут катнашучыларны Алабуга кирмән тавына алып килә. Биредә «Алабуга шәһәрчеге» тарихи-археологик комплексы – X–XII гасырның федераль әһәмияттәге археология һәм архитектура һәйкәле урнашкан. Комплекс өч саклану киртәсен һәм Борынгы Болгар кирмән-мәчете калдыкларын үз эченә ала. Таш кирмән мәчете – Татарстан Республикасы территориясендә сакланып калган иң борынгы һәм Идел буе Болгары чорына караган бердәнбер бина.

Казан яулап алыну һәм Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылу нәтиҗәсендә татарлар Алабугадан китә. Алабуга 200 елдан артык рус авылы була. Аның тарихындагы яңа кискен борылыш 1780 елда була: Алабуга авылына өяз шәһәре статусы бирелә. Бу вакыйга Алабуга крестьяннары өчен генә түгел, ә якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр, шул исәптән татарлар өчен дә зур мөмкинлекләр ача. 1794 елда Алабуга сәүдәгәрлегенә беренче мөселманнар языла. Бу Иске Юраш авылы татарлары – биш абыйлы-энеле Әлмәтьевлар була. 1794 ел Алабугада исламның яңарышы һәм бүгенге көнгә кадәр өзлексез эшләп килүче мөселман мәхәлләсе нигезләнү вакыты дип санала.

1839 елда Алабуга сәүдәгәрләре һәм мещаннары чакыруы нәтиҗәсендә Кодаш авылыннан (хәзерге Әгерҗе районында) мулла улы Әхмәтситдыйк Фәтхулла улы Мәсәгутов (Әхмәтситдыйк Фәтхуллин) Алабугага күчеп килә. Ул Алабуга имамы һәм мөгаллиме була, хатыны Бибиәсма Әхмәтситдыйк кызы белән бергә балаларны ислам нигезләренә һәм татар грамотасына укыта.

Алабугада яшәүче татарлар саны гамәлдәге Россия законнары буенча мәчет төзүгә рөхсәт алырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә шәһәрдә рәсми рәвештә танылган имам да була алмый. Мәхәллә сайлаган, губерна идарәләре тарафыннан расланган имамнарны ул вакытта указлы муллалар дип атаганнар. Әмма Алабугада яшь һәм дәртле рухи җитәкче балыкка килү 1841 елда яңа шәһәр башлыгы билгеләнү белән туры килгән. Ул 1812 елгы Ватан сугышы катнашучысы, отставкадагы майор Иосиф Иванович Ерлич булган. Ул Волынь губернасы дворяннарыннан, милләте буенча поляк, ә дине буенча католик була.

Иосиф Ерлич шәһәр мөселманнарының теләкләренә каршы килмәгән. Ул Нократ губернасы идарәсе игътибарын Алабугада указлы мулла вазифасын булдыру зарурлыгына юнәлткән. Шәһәр башлыгына даими рәвештә татарлар катнашындагы эшләрне карарга туры килгән, моның өчен аларны ант иттерү зарур булган. Моннан тыш, рекрутлыкка җыю вакытында рекрутлар да «хезмәткә тугрылык анты» биргән.

1845 елда Нократ губернасы идарәсе Алабуга мөселман җәмгыяте сайлаган имамны указлы мулла вазифасына раслаган. Шул ук вакытта Алабуганың яңа генераль планы әзерләнгән. Иосиф Ерличның ярдәме белән планда татар бистәсе, җәмигъ мәчете һәм мөселман зираты өчен урыннар билгеләнгән. Алабуганың яңа генераль планын 1846 елда Николай I раслаган.

XIX гасыр уртасында нигезләнгән мөселман зираты бүгенге көнгә кадәр сакланган. Анда XIX – XX гасыр башының 70тән артык кабер ташы табылган, аларның күпчелеге тарихи-мәдәни һәм сәнгати кыйммәткә ия. Аларның 30га якынын талантлы каллиграф-ташчы Әхмәтзакир әл-Мортыви ясаган. Алар шәһәрдә яшәгән нәселле дворяннарның, сәүдәгәрләрнең, мещаннарның һәм руханиларның каберләренә куелган.

Татар морзалары мазарында зиратта табылган иң борынгы кабер ташы урнашкан. Ул нәселле дворян, коллегия теркәүчесе Исмәгыйль Госман улы Еникеев каберенә куелган. Исмәгыйль Еникеев Алабуга өяз казначейлыгында хезмәт иткән, 1865 елда 30 яшендә вафат булган. Аның янында Мәрьям (шулай ук Еникеевлар нәселеннән) – нәселле дворян, татар кенәзе Идрис Сакаевның хатыны җирләнгән. Шул ук мазарда татар кенәзе Гаделша Сакаевның һәм аның хатыны Бибилатыйфа Гайсә кызының каберләре дә бар. Гаделша Габдрахман улы Сакаев Алабуга өяз судында хезмәт иткән, титуляр советник чинында отставкага чыккан, III дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры булган һәм Мәккәгә хаҗ кылган.

Аның улы, Алабугада туган Илдерхан Гаделша улы Сакаев, «Император Александр III» броненосецында хезмәт иткән флот гвардия экипажында хезмәт үтәгән. Хәрби корабль рус-япон сугышында катнашкан һәм 1905 елда Цусима сугышында японнар тарафыннан батырылган. Икенче улы, прапорщик Миргаяз Гаделша улы Сакаев, Октябрь инкыйлабын кабул итмәгән, 1918 елда белочехлар белән Алабугадан киткән һәм һәлак булган.

Тарихи-мәдәни һәм сәнгати кыйммәткә ия булган кабер ташларының иң күбе Сәүдәгәрләр мазарында. Биредә Алабуганың беренче указлы мулласының хатыны – Бибиәсма Мәсәгутованың кабер ташы сакланган. Аны Бибиәсма Мәсәгутованың улы – Морт авылы Җәмигъ мәчете имамы һәм Россия империясе Дәүләт думасының элекке депутаты Хәбибрахман Әхмәтситдыйк улы Мәсәгутов куйган. Ул Алабугада совет хакимияте урнаштырылгач Семипалатинск (хәзерге Сәмәй шәһәре, Казахстан) шәһәренә качарга мәҗбүр булган һәм 1921 елда шунда вафат булган.

Экскурсантлар арасында Алабуга сәүдәгәре Мөхәммәтвәли Әлмөхәммәтовның оныгының кызы – Лена Мирзаян кызы Васильева да булган. Ул махсус рәвештә Казаннан Алабугага килгән. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы аның белән берничә ел элек танышкан. Ул вакытта Лена Васильева бабаларының 1918 елда, Алабугада большевиклар хакимияткә килгәч, Себергә китүе турында сөйләгән. Яңа икътисади сәясәт елларында аның бабасы Нурулла Алабугага кайткан, ә бабасының әтисе Мөхәммәтвәли Себердәге бер шәһәрдә үлгән. Ни гаҗәп, Ленаның бабасының әтисенең кабере Алабугада табылган. Стеладагы язудан аның 1922 елда вафат булуы ачыкланган. Ул балалары белән бергә шәһәргә әйләнеп кайткан, әмма, күрәсең, элекке сәүдәгәр турында оныкларына сөйләмәскә тырышканнар.

Узган елда Лена Мирзаян кызы зиратка килгән һәм бабасының әтисенең кабере янында бабасы Нурулланың беренче хатыны – Рәбига Мөхәммәтлатыйф кызы Әлмөхәммәтованың (кыз фамилиясе Хәлфина) кабер ташын күргән. Кабер ташының стеласы ике кисәккә сынган һәм нигезеннән чыккан булган. Хәзер, экскурсия вакытында, ул аны инде реставрациядән соң күрә алган. Бу зираттагы иң матур кабер ташларының берсе. Шедеврны каллиграф-ташчы Әхмәтзакир әл-Мортыви (экскурсиядә шулай ук аның нәселеннән булган кешеләр дә катнашты) ясаган.

Алга таба автобус Татар бистәсенә юл тоткан. Ул, кызганыч, әкренләп үзенең тарихи колоритын югалтып бара: агач биналар туза һәм сүтелә, заманча материаллар белән тышлана һәм үзгәртеп корыла.

1894 елда Алабуганың яңа указлы мулласы итеп Чистай өязе Кыр Шонталасы авылыннан мулла улы Әхмәтзаки Хөзәханов сайланган. 1917 елда аның исеме шәһәр газетасында Алабуга шәһәр думасы гласныйларына кандидатлар арасында телгә алына. Аннан соң Әхмәтзаки Хөзәхановның эзе югала – ул Гражданнар сугышы вакытында һәлак булган булырга мөмкин. 1920 елларда Алабуга Җәмигъ мәчетенең имамы Нөркәй авылыннан (хәзерге Сарман районы) Мөхәммәтнәҗип Зыятдинов булган. Шәһәрнең тарихи Җәмигъ мәчетенең соңгы рәсми имамы 1930 елда кинәт вафат булган.

Совет хакимияте, имамның үлеменнән файдаланып, мәчет бинасын Алабуга машина-трактор станциясенә тапшырган. 1950-1952 елларда элекке мәчеттән станция хезмәткәрләре өчен тулай торак ясалган. Якынча 1974 елда тулай торак күчерелгән, агач бина сүтелгән. Соңрак аның урынында фонтан корылган. Шулай итеп, мөселманнарның шәхси акчасына төзелгән мәчетне совет хакимияте тартып алган, ә соңрак бөтенләй юк ителгән.

Экскурсия азагында шәһәр халкы һәм кунаклары Туган якны өйрәнү музеенда булды.

Фотоларны «Татар-информ»га Ленар Мифтахов тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot