Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр
4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен — патриотлык, үзара ярдәмләшү һәм илебезнең барлык халыкларының бердәмлеге бәйрәмен билгеләп үтте. Дистәләгән мәдәният вәкилләре дус һәм тату яши торган күпмилләтле Алабуга өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә төрле милләт һәм яшьтәге алабугалыларны җыйган тантаналы чара районда милләтара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуын раслады. Фойеда ук кунакларны «Ак каз» керәшен ансамбле, «Сөембикә» татар ансамбле, «Забавушка» рус җыры ансамбле һәм «Инвожо» удмурт ансамбле каршы алды.
«Бүген безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм, бу барыбызны да берләштерә торган көн. Ел саен биредә гаилә белән катнашабыз, җырлыйбыз, балалар бии. Без башка милләт кешеләре белән аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Хәзер без шундый катлаулы вакытта яшибез, безгә бердәмлек аеруча мөһим», — диде әрмән җәмгыяте вәкиле Алла Лалаян.
«Халыклар бердәмлеге көне — ул, барыннан да элек, якты киләчәккә ышаныч берләштергән кешеләрнең бердәмлеге. Без диннәрнең һәм милләтләрнең бердәмлеген түгел, ә кешеләрнең күңелләре бердәмлеген билгеләп үтәргә киләбез», – диде Алабуга шәһәр Советы депутаты Аделя Абдуллина.
Район халкын бәйрәм белән Алабуга районы башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән башлыкның урынбасары Александр Косов котлады.
Ярдәм темасын дәвам итеп, район башлыгы урынбасары бүләкләр тапшырды. Мактау грамотасы белән хәрбиләргә ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен «Вместе к Победе» волонтерлык хәрәкәте машина йөртүчесе Рәфыйк Бариев бүләкләнде. Ул безнең хәрбиләргә 50 тапкырдан артык гуманитар йөк китергән, Запорожьедан алып Донецк Республикасына кадәр бөтен фронтны әйләнеп чыккан.
Милли мәдәниятләрне үстерүгә һәм саклауга керткән өлешләре өчен Шерали Әмиров, Зивар Оруджова, Алик Лалаян һәм Наталья Сорокина Рәхмәт хатлары алды. Хәрбиләргә ярдәм итүгә зур өлеш керткәне өчен Роман Епанешников бүләкләнде.
Җыелганнарны Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та котлады, барысына да тыныч күк йөзе һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз