news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада инвалидлар декадасы башланды

Алабугада инвалидлар декадасы башланды. 3 декабрьдә ел саен Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне дөнья буйлап, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итә торган мәдәни һәм спорт чаралары уза.

Инвалидлар ункөнлегендә, 1-10 декабрьдә алабугалыларны нинди чаралар көтә, «Астра» инвалид балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова шул хакта сөйләде.

Ункөнлек барышында инвалидлар шәһәрнең музей-күргәзмә урыннарына бушлай барырга һәм шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге остаханәләрендә мастер-класслар карарга мөмкин булачак. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең барысында да махсус күңел ачу чаралары үткәреләчәк. «Иллюзион» кинотеатры һәм шәһәрнең спорт корылмалары фильмнар карарга һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнергә чакыра.

Табиблар мохтаҗларның өйләренә баруны оештырырга җыена, шәһәрдәге чәчтарашханәләр һәм мунчалар 30-50 процентка кадәр ташлама тәкъдим итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100