news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Җиңүчеләр аллеясына нигез салынды

Алабугада Җиңүчеләр аллеясына нигез салынды
Фото: https://alabuganury.ru

Алабугада 2нче мәктәп ишегалдында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, әлеге мәктәптә укыган егетләрне искә алу аллеясы ачылды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

«Биредә Россия тарихына мәңгегә язылган 15 исем бар. Геройларның якыннары, чын батырлар өчен сезгә рәхмәт. Мәктәп директорына һәм педагоглар коллективына зур рәхмәт, чөнки бүгенге вакыйгалар турындагы истәлекне яңа буыннар өчен саклап калу — чыннан да кирәкле эш. Барыгызга да сәламәтлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим», – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова.

Мәктәп директоры Сергей Немтырев билгеләп үткәнчә, берничә ел дәвамында аларның коллективы берничә программа буенча эшли. «Аларның берсе «Укучы. Патриот. Гражданин» дип атала. Анда безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашты. Геройларыбызның батырлыклары турындагы сөйләшүләрне без һичшиксез патриотик тәрбия программасына кертәчәкбез. Без бу вакыйгага бик озак бардык. Бу аллеяны төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», – диде ул.

Рәсми өлеш азагында проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары җыелганнар декоратив таллар утырттылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Программаның икенче өлеше — сугыш хәрәкәтләре зонасыннан җиңү белән кайтачак геройлар хөрмәтенә алмагачлар аллеясына нигез салу булды. Беренче ике агачны «Победа за нами!» гуманитар штабы җитәкчесе Ксения Сираева һәм махсус хәрби операциядә катнашучысы Анатолий Томилин утыртты.

news_right_1
news_right_2
news_bot