news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Җиңү салюты» республика фестиваленең икенче этабы узды

«АлабугаУкупрПласт» предприятиесе клубында күрү сәләте буенча инвалидлар арасында «Җиңү салюты» республика фестиваленең икенче этабы узды. Бу хакта «Албуга нуры» газетасы яза.

Фестивальгә 10 шәһәрдән — Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Минзәлә һәм Алабугадан 160 кеше җыелды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле бүлеге рәисе Мөнип Гасимов аңлатканча, безнең шәһәрдә фестивальнең икенче сайлап алу этабы уза, аның җиңүчеләре агымдагы ел ахырына планлаштырылган киләсе Бөтенроссия этабында катнаша алачак.

«Фестивальдә Алабуга оешмаларының өч вәкиле катнашачак. Ышанам, алар искиткеч концерт программасы күрсәтәчәк», — дип өстәде Мөнип Гасимов.

Чара республикабыз башкаласыннан килгән кунакларны сәламләү белән башланып китте.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе директоры Идрис Хәертдинов киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулуын искәртеп узды, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Фестивальне Идел буе федераль округы буенча Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин ачты.

«Бүген без кунакчыл Алабугада, иҗаттан ләззәт алып сокланырлык бу искиткеч залда. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим, сезнең һәрберегез җиңүгә лаек», — диде Владимир Федорин.

Билгеләп үтик, «Җиңү салюты» фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы ордены сукырлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының 100 еллыгына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100