news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Җиңү көненә 600 порция солдат боткасы пешергәннәр

Алабугада Җиңү көненә 600 порция солдат боткасы пешергәннәр
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашучыларны тушенкалы солдат боткасы белән сыйладылар. Барлыгы 600 порция ботка пешерелгән. Аны мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән. Шулай ук алабугалыларга ботка янына баллы чәй һәм ипи тәкъдим ителгән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Мәгариф идарәсенең баш белгече Лилия Сафина сөйләгәнчә, алабугалылар солдат боткасы белән бик теләп сыйлана. Ботка рецепты гади: карабодай, тушенка, суган, кишер һәм мәхәббәт, ди Лилия.

news_right_1
news_right_2
news_bot