Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды
Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды. Тантаналы чаралар Шишкин буаларында, Александр һәм Чебурашка паркында, Йорт янындагы бакчада, Мәйданда узачак.
10.00 сәгатьтә «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе. Йөреш шәһәр Мәдәният сараеннан башлана. 10.40 сәгатькә Тыл хезмәтчәннәре стеласына, Геройлар бюстларына, Мәңгелек утка (Хәтер мемориалы) чәчәкләр салу тантанасы билгеләнгән. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
11.00 сәгатьтә тантаналы чара. Алабугалылар шәһәрнең уку йортлары парадын карый алачак. Моннан тыш, солдат боткасын ашарга, тере инсталляцияләрне күрергә мөмкин («Мәйдан» ял итү үзәге, Шишкин буалары).
Аннары «Җиңү кинолентасы» театральләштерелгән тамаша, IV «Җиңү язы» хор музыкасы конкурс-фестиваленең Гала-концерты, «Җиңүгә багышлана» концерт программасы,«Сестренка» кинофильмы трансляциясе, В.Бессмертный җитәкчелегендәге «Союз» ВИА , Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, шәһәр мәдәният сарае иҗат коллективлары концерт программасы каралган.
20.00 сәгатьтә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе (Ленин мәйданы) һәм 21.00 сәгатьтә Бәйрәм салюты (Мәйдан, Шишкин буалары) булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз