news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ике иномарка бәрелешеп, 7 яшьлек кыз һәм аның әнисе имгәнгән

Авария Мәскәү һәм Говоров урамнары чатында килеп чыккан.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Алабугада ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Мәскәү һәм Говоров урамнары чатында «Дэу Нексия» һәм «Шевроле Лачетти» автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Нексия»нең 36 яшьлек пассажирын һәм аның җиде яшьлек кызын Алабуга Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Шулай ук «Лачетти» шоферы да төрле тән җәрәхәтләре алган.

Авария булган урында 75нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot