news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике шофер да хастаханәдә

Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган.

Алабугада ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике шофер да хастаханәдә
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Алабуганың Чапаев урамындагы 49б номерлы йорт каршында булган. Шаһитлар әйтүенчә, биредә 99нчы модельле «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике кешене - «Лада» шоферын һәм чит ил автомобиле белән идарә иткән хатын-кызны хастаханәгә алып китте. Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган», - дип искәртте шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot