news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ике бүлмәле фатирда янгында ир-ат үлгән

Узган төндә Алабугада янгында ир-ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Яшьләр урамындагы биш катлы йортның икенче катында ике бүлмәле фатирда янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр коридорда 63 яшьлек фатир хуҗасын тапкан. Аны медикларга тапшырганнар, алары аның үлгән булуын раслаган

16 квадрат метрдагы янгын сүндерелгән, анда йорт җиһазлары янган.

Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирлардан 7 кешене, шул исәптән бер баланы махсус битлек белән алып чыккан.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын чыгуга тәмәке тартканда саксызлык сәбәп булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, йорт хуҗасы янгын турында хәбәр итә торган прибор куйдырса, исән калган булыр иде. Ул төтенгә эшли башлый һәм йоклаучыларны каты сигнал белән уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100