Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада II Республика курайчылар фестиваль-конкурсында 150дән артык катнашучы җыелган
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә II Республика курайчылар фестиваль-конкурсы узды. Бәйрәм Татарстанның төрле районнарыннан 150дән артык катнашучыны җыйды, дип хәбәр ителә көллиятнең ВКонтакте-төркемендә.
Чараның тантаналы өлешеннән соң конкурс программасы башланган: катнашучылар курайда уйнау осталыкларын күрсәткән, жюри аларның башкару техникасын һәм сәхнә осталыгын бәяләгән. Конкурсның төп максаты — курай кебек традицион уен коралын популярлаштыру, яшь башкаручыларны ачыклау һәм халык музыкаль мирасын саклау.
Фестиваль Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланган.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурс елдан-ел киңәя һәм курай кебек традицион уен коралына битараф булмаган яшьләрне берләштерә. Җиңүчеләргә һәм призерларга махсус дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз