news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада игеннең биш проценты гына җыеп алынган

Район буенча уртача уңыш бер гектардан якынча 25,3 центнер тәшкил итә.

Алабугада игеннең биш проценты гына җыеп алынган
alabuganury.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yagyrlar-karshylyk-tudyra

(Алабуга, 19 август, "Татар-информ", "Алабуга нуры"  ). Алабуга районында игеннәрне җыеп алу явым-төшем аркасында тоткарлана. Планлаштырылган 25 мең гектар кырның бүгенгә 1250 гектары эшкәртелгән. Бу исә гомуми күләмнең 5 проценты гына. Бу турыда районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза җирле басма.

Алабуганың икмәк кабул итү предприятиесе 2019 ел уңышын июльдә үк каршылый башлаган иде. Беренче булып, “Яңа Юраш” агрофирмасы хезмәткәрләре уңыш җыюга кереште, әмма әлләни алга китеш булмады. Һава торышының көйсезләнүе кырдагы эшне туктатып торды. Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә Икмәк кабул итү предприятиесе янында янә ашлык төялгән олы йөк машиналары күренде, дөрес алар әлегә күп түгел.

"Үткән шимбәдә кырга чыктык, тик ике сәгатьләп кенә эшли алдык. Техникага килгәндә, аның белән бернинди кыенлык юк. Июльнең икенче яртысында безгә республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән комиссия комбайннар торышына югары бәя бирде", - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Косов.

Хәзер Александр Косов әйтүенчә, барлык 53 комбайн да хәзер. Ашлыкның сыйфатын карасак, Икмәк кабул итү предприятиесе лабораториясенең хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынганы юеш: дымлылык 25 процент тәшкил итә, норма буенча ул 15 проценттан артмаска тиеш. Ашлыкны киптерергә кирәк. Биредә бу эш бөтен көченә бара.

Районның, “Морт”, “Айсара”, “Яшь көч” агрофирмаларыннан тыш, бар хуҗалыклар да урып-җыюда. Әйтергә кирәк, “Яшь көч” орлыкларның элиталы сортларын сату белә шөгыльләнүгә юл тота. Авыл хуҗалыгы идарәсендәге белгечләр сүзенә караганда, юеш ашлыкны киптерү аның сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин икән.

Саннарга күз салсак, бүгенгә мең гектарда арпа, 200 гектарда кышкы арыш, 20 гектарда диярлек кышкы бодай суктырылган. Район буенча уртача уңыш бер гектардан якынча 25,3 центнер тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100