news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Игелекле маршрут» проекты тормышка ашырыла

Проект кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). “Игелек планетасы” исемле Алабуга иҗтимагый оешмасы “Игелекле маршрут” проектын тормышка ашыра. Аның максаты – авыру балаларга ярдәм күрсәтү.

Проект кысаларында предприятиеләр һәм шәһәр оешмаларында хәйрия концертлары һәм акцияләр үткәрелә. Мәсәлән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар җылылык челтәрләре, Суворов училищесы, Алабуга районынынң Иске Күклек авылындагы коллективларда концертлар куйган. Шулай ук Алабугада яшәүчеләр “Игелек планетасы” балалары белән бергә сувернилар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. Барлык җыелган акчалар инвалид-балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк. Ярты ел эчендә бу акцияләр 5 балага ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән.

Үз чиратында балалар да игелек белән бүлешә. Шулай итеп, үткән елның сентябрь аенда “Игелекле маршрут” проекты кысаларында балалар Алабуга кешеләренә уңышлар теләгән. Ә иң кечкенә балаларга уенчыклар бүләк иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100