news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада хуҗасыз эткә куелган һәйкәл-акча туплагычны ачканнар

Һәйкәлдә ярты ел эчендә шактый зур күләмдә тәңкә һәм кәгазь акчалар җыелган булган

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Алабуга шәһәренең Александр бакчасында хуҗасыз эткә куелган һәйкәл-акча туплагычны кичә ачканнар. Бу инде 4 нче очрак, дип хәбәр итә муниципалитетның elabugacity.ru сайты.

Аерым алганда, шушы һәйкәлдә ярты ел эчендә шактый зур күләмдә тәңкә һәм кәгазь акчалар җыелган. Хуҗасыз хайваннар өчен төзелгән “Верность” приюты кураторы Анжелика Ивашечкина сүзләренчә, 35 мең сумлап акча җыелган булырга тиеш. Әлеге акча җыйгычта 1 доллар да булганы билгеле. “Бу кадәр акча җыелуга Спас ярминкәсенең файдасы тиде, ул вакытта Алабугага бик күп кеше килгән иде. Шулай ук туйлар сезоны шактый төшемле була, акча тиз җыела. Алабугада һәйкәл-акча туплагыч куелганнан бирле игелекле кешеләр 100 мең сумлап акча салган булган. Шушы копилкага акча салучыларга игелекләре өчен, ә шәһәр хакимиятенә әлеге һәйкәлне куйдырган өчен олы рәхмәт әйтәсе килә, - ди Анжелика. – Ул акчалар безнең приютта вакытлыча торган хуҗасыз этләрне стерилизацияләүгә, вакцинацияләүгә, карап-тәрбияләп тотуга сарыф ителә”.

Шул рәвешле, хуҗасыз эткә куелган һәйкәл-акча туплагычка җыелган акча приютка сизелерлек ярдәм булып тора. Этләрне стерилизацияләү өчен аена 30 мең сум таләп ителә, ә бу процедурасыз урамнардагы хуҗасыз этләр санын гуманлы юл белән киметеп булмый. Акча даими килеп тормаганга, приют кирәк-яракны бурычка ала. Приют кураторы билгеләп үткәнчә, узган айда дарулар гына да 12 мең сумга төшкән, ул бурычны түләмәсәң, хайваннар даруларсыз кала дигән сүз, ә алар шушы приютта 160лап җыелган. “Ул бичара этләр һавадан төшмәгән ләбаса, үзебезнең шәһәр кешеләре чыгарып ташлаган: әйбәтләп уйлап тормастан кызыгып алалар да, кирәкмәгәч, урамга чыгарып җибәрәләр”, - ди ул.

Язмышы урамда йөрткән хайваннарга ярдәм итергә теләге булганнар 8-965-610-13-43 “ач телефон” номерына акча күчереп, кулдан килгән кадәр булыша ала, диелә Алабуга муниципаль сайтындагы язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100