news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез” дигән конкурс игълан ителде

Конкурста шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнаша ала

(Алабуга, 2 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада “Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез” дигән конкурс башланды. Ул 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.
Конкурста шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнаша ала. Алар матур итеп бизәлгән чәчәк композициясен тәкъдим итәргә тиеш. Составында район һәм шәһәр башкарма комитетлары, архитектура бүлеге һәм мәдәният идарәсе вәкилләре булган конкурс комиссиясе композицияләргә бәйгенең тематикасына тәңгәл килү, гармониялелек, оригинальлек, сыйфат, яңа алымнар һәм материаллар куллану кебек критерийлар буенча бәя бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot