news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Халыкара теннис тренерлары семинары төгәлләнде

Элегрәк семинарлар Лондон, Братислава, Санкт–Петербург һәм Римда узган иде

(Алабуга, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтнова). Алабугада зур теннис буенча Халыкара профессиональ тренерлар семинары төгәлләнде. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 30 дан артык вәкил катнашты.
“База” семинарыннан тыш, өстәмә “Балалар теннисы” һәм “Кардио–теннис” семинарлары да үткәрелде.
Искәртеп узабыз, Алабуга быел шундый укулар узган Россиянең бердәнбер шәһәре булды. Элегрәк семинарлар Лондон, Братислава, Санкт–Петербург һәм Римда үткән иде. Аны Теннис профессионаллары ассоциациясе уздыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot