news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада галимә Маһинур Фәйзуллина яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Алабугада галимә Маһинур Фәйзуллина яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
"Алабуга нуры"

Алабугада хөрмәтле педагог, филология буенча кандидатлык диссертациясен яклаган беренче татар хатын-кызы Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Тумышы белән Казахстанның Атбасар шәһәреннән булган Маһинур Фәйзуллина озак вакыт Алабуга дәүләт педагогика институтында (хәзер КФУның Алабуга институты) эшләде. Студентлар аның укыту талантына сокланып, татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърияткә булган зур мәхәббәтен билгеләп үткән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул заманның күренекле татар язучылары белән шәхсән таныш булган.

«Соңгы берничә елда, арабыздан китеп барган кешеләр истәлегенә нәрсә эшли алуыбыз турында уйлап йөрдем. Мондый чараларның берсе — мемориаль такта ачу. Ул безнең югары уку йортының традицияләрен булдырган кешеләр алдында хәтер һәм җаваплылык үзәге булып тора. Без — педагоглар һәм остазлар моны яшь буынга да җиткерергә тиеш», — диде үзенең сәламләү сүзендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

«Бүген без фәнгә зур өлеш керткән һәм берничә буын студент тәрбияләгән кеше исемен мәңгеләштерергә килдек. Маһинур Гайнулловна исеме үсеп килүче буынның хәтерендә калсын һәм беркайчан онытылмасын, безне зур эшләр башкаруга рухландырсын иде», — дип мөрәҗәгать итте килүчеләргә район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин.

Маһинур Фәйзуллинага истәлек тактасы ул кайчандыр яшәгән йортка урнаштырылды. Ул институттан ерак түгел, һәм әле дә торак йорт булып тора. Хәзерге вакытта анда алабугалылар Алексей Куклин һәм Людмила Пахомова гаиләсе яши. Үзләре әйтүенчә, алар берничә ел нәкъ менә шушы йортны сатып алу турында хыялланган.

Тантанада катнашкан ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов Алабуга институты коллективына мемориаль такта урнаштыру идеясен гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәребезне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне онытмау бик мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100