news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Габдулла Тукай исемендәге сквер булачак

Тынычлык проспектындагы коммерцияле төзелеш урынына ясалачак сквер турында җәмәгать тыңлауларында фикер алыштылар.

(Алабуга, 2 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада Габдулла Тукай исемендәге сквер булачак. Бүген җәмәгать тыңлаулары барышында сквер мәйданын Тынычлык проспекты буена - баштарак коммерцияле төзелеш булачак дип планлаштырылган урынга күчерү каралды.

Искәртеп үтик, бөек татар шагыйренә һәйкәл Алабугада 2014 елда ачылды, һәм сквер аның янәшәсендә булачак.

Җәмәгать тыңлауларында берничә проектка үзгәрешләр кертелде. Биредәге барлык тәкъдимнәр хупланды һәм алар Алабуга шәһәр советы сессииясендә каралачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot