Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Ford Transit машиналарын ясау дәвам итәчәк
Әлеге килешү Ford Transit линейкасын җитештерүне инвестицияләргә ярдәм итәчәк.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). "Форд Соллерс Алабуга" ААҖ Россиядә Ford Transit линейкасын җитештерүне үстерү өчен Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контрактны имзалады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Контрактны бүген, Петербург халыкара икътисади форумында имзаладылар. Чарада Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг һәм ПАО “Соллерс”ның генераль директоры Вадим Швецов катнашты.
Әлеге чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
"Форд Соллерс Алабуга"ның Ульяновск автомобиль заводы белән имзалаган килешүе, Россиядә киләчәктә Ford Transit линейкасын җитештерүне арттыруны инвестицияләү һәм локальләштерүне күздә тота. Һәм ул компаниягә 2028 елга кадәр дәүләт ярдәменең төп чараларын сакларга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз