Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада фонтан төзиячәкләр һәм мәдәният йорты янындагы киңлекне яңартачаклар
Алабугада быел яңа фонтан төзелә башлаячак. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, объектның бәясе якынча 70-80 миллион сум тәшкил итәчәк. Фонтанны быел төзеп бетерергә планлаштыралар.
Шулай ук шәһәрдә мәдәният йортын масштаблы реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бинаның инженер системалары бик нык искергән булган.
«Анда җылылык юк иде, электрика начар эшли иде, су, янгынга каршы сигнализация һәм янгын сүндерү системасы бөтенләй юк иде», – дип ассызыклады ул.
Реконструкция кысаларында мәдәният йорты каршында яңа мәйдан булдырылачак. Территорияне бинага керү урыны белән бер дәрәҗәдә итеп ясарга планлаштыралар. Бу киңлекне шәһәр халкы өчен уңайлырак итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз