news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга китаплар бүләк иттеләр

Андагы рәсемнәр ачык контурлы, аларны тоярга һәм бармак белән йөртеп чыгарга мөмкин

(Алабуга, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). “Күрү сәләтеннән мәхрүм нәниләр өчен рәсемле китаплар” программасы кысаларында «Exxon Mobil Russia»ның Россиядәге вәкиллеге тарафыннан хәйрия акциясе үткәрелде – Алабуга районының 26 нчы “Семицветик” балалар бакчасына 20 комплект сәнгатьчә бизәлгән рельефлы китаплар тапшырылды.
Андагы рәсемнәр ачык контурлы, аларны тоярга һәм бармак белән йөртеп чыгарга мөмкин, ә композицияләрдә фигуралар бер–берсен капламый. Боларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга китапларның гаҗәеп дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирә.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100