news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада федераль округлар командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия турниры уза

Бирегә җанатарлар командасы озатуында 170 кә якын хоккейчы килде

(Алабуга, 19 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада Россия федераль округлары яшүсмерләр җыелма командалары арасында алкалы хоккей буенча 6 көнлек турнир ачылды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар шәһәрдә әле беренче тапкыр уза.
Бирегә җанатарлар командасы озатуында 170 кә якын хоккейчы килде. Ярышларда Идел буе, Урал, Үзәк, Төньяк–Көнбатыш, Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округлары, Мәскәү шәһәре командалары катнаша. Биш көн дәвамында командалар бер–берсе белән әйләнмәле система буенча уйнаячак.
Уеннарның нәтиҗәләре буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасына кандидатлар исемлеге төзеләчәк, алар 1994 елда туган яшүсмерләр арасында Ауропа һәм дөнья беренчелегенә әзерләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100