Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада фатирында чыккан янгында 49 яшьлек ир-ат зыян күргән
Тугаров урамындагы 22а йорты фатирларының берсендә суыткыч янып киткән.
(Казань, 1 ноября, «Татар-информ»). Алабугада бер бүлмәле фатирында 49 яшьлек ир-ат янгыннан зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич Тугаров урамындагы биш катлы 22а йорты фатирларының берсендә суыткыч янып киткән. Хәбәр алынгач та урынга 75 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән.
Подъездга бераз төтен таралган, фатир ишеге ачык булган. Хуҗа ир-ат ут капкан суыткычны үзе сүндерергә тотынган, шунлыктан кул чуклары, аягы пешкән. Бүлмәдә шулай ук урында ятучы 68 яшьлек авыру хатын-кыз булган, ул зыян күрмәгән.
Янгын нәтиҗәсендә, суыткыч һәм кухня гарнитуры нык зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз