news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада эшмәкәрләр өчен грант булдырылды

Алабугада эшмәкәрләр өчен грант булдырылды
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабугада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына биреләчәк район башлыгы гранты яхшы ярдәм булачак. Аның күләме 50 меңнән 500 мең сумга кадәр тирбәлә. Бу акча үз эшен башларга теләүче өчен яхшы башлангыч капитал булачак. Бу хакта мәгълүмат Алабуга районының рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Алабуга нуры».

Акчаны, мисал өчен, бинаны арендага алу өчен яки ремонт ясауга, оргтехника, җиһазлар сатып алуга, чыгым материаллары сатып алуга, проектны массакүләм мәгълүмат чараларында алга җибәрүгә юнәлтергә мөмкин. Грант алу өчен төрле юнәлештәге проектлар каралачак. Якын арада сайлап алу өчен конкурс игълан ителә.

Район башлыгы Рөстәм Нуриевның эшмәкәрләр белән очрашуында грантның презентациясе булды. Әңгәмә рәсми булмаган шартларда — ипподром территориясендә узды. Бүген биредә Сабантуйга әзерлек бара — автостоянка асфальтлана, агач йортлар төзелә, төп трибуна фасады яңартыла, тротуар төзекләндерелә.

«Бу урын ел әйләнәсе файдаланылырга тиеш», — диде Рөстәм Нуриев. Нәкъ менә моның өчен эшмәкәрләрнең активлыгы кирәк — хәзер Алабугада җәмәгать туклануы учреждениеләре, зур сәүдә үзәге җитми, күп кенә хезмәтләр өчен алабугалылар күрше шәһәргә барырга мәҗбүр. Ә шәһәр үсә, аның халкы арта, димәк ял оештыру ихтыяҗы да арта. Ә аның үсеше өчен урыннар җитәрлек — бу парклар, скверлар, Шишкин буалары территориясе, киләчәктә — пляж зонасы, Алабуганың тарихи үзәге, ә бит монда көн саен меңләгән туристлар килә. Аларның һәрберсе кибетләргә йөрергә, шул исәптән сувенирлар, бүләкләр сатып алырга, төшке аш ашарга, ял итәргә тели.

Бу территория турында сөйләгәндә, шуны ассызыклап үтәргә кирәк, биредә озак вакытлы программа кысаларында төзекләндерү үткәреләчәк, быел гына да аны яңартуга 70 миллион сумга якын акча юнәлдерелә.

Узган ел районда 246 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, быел бу сан күбрәк булачак, диде район башлыгы. Торак төзелеше актив үсештә — 2023 елда 80 мең кв. м торак тапшырылган. Торакка ихтыяҗ зур. Бу — икътисади үсешнең җитди күрсәткече, дип билгеләп үтте очрашуда катнашучылар. «Алабуга» махсу икътисади зонасы үсә, шуның аркасында безнең районга яшәү өчен меңләгән кеше килә.

Болар барысы да бизнесны үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Очрашу ахырында эшмәкәрләр, уйлану өчен мәгълүмат алынганын билгеләп үттеләр һәм сораулар бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100