news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабугада эшсезләрнең яртысыннан артыгы – ир-атлар
Көн саен 20 гә якын кеше исәпкә баса
Скопировать ссылку
(Алабуга, 19 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүгенге көндә Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 6 процентына якын тәшкил итә. Хәзерге вакытта 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 2480 кеше Алабуга мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.
Аларның яртысыннан артыгы – үз теләге белән эштән китүчеләр, калганнары кыскартуга эләккән. Көн саен 20 гә якын кеше исәпкә баса. Элегрәк эшсезләрнең күбесен хатын-кызлар тәшкил итсә, хәзер исә вәзгыять үзгәрде. Эшсезләрнең яртысыннан артыгы – ир-атлар.
Күп кенә алабугалылар өчен эшкә урнашу проблемасы әле дә булса актуаль булып кала. Дәүләт тарафыннан аларга ярдәм күрсәтү максатыннан төрле чаралар булдырылган. 18-23 яшьлекләр өчен “Яшьләр тәҗрибәсе” һәм “Беренче эш урыны” дигән махсус проектлар эшли. Быел “Стажировка” дигән яңа программа эшли башлаячак, аның кысаларында югары яки урта махсус уку йортларын тәмамлаган 30 кеше шәһәр предприятиеләрендә стажировка уза алачак.
“Җәмәгать эшләре” һәм “Халыкның үзмәшгульлеге” программаларына әле дә булса ихтыяҗ зур. “Хәзерге вакытта алабугалылар яңа эшкә керешергә һәм яңадан укырга әзер”, - ди белгечләр.
Бүгенге көндә Алабугада эш тәҗрибәсе булган программачылар, юристлар һәм икътисадчыларга, шулай ук монтажчы һәм слесарь-ремонтчыларга ихтыяҗ зур. Якын көннәрдә эшсезлеккә бәйле вәзгыять берникадәр яхшырыр дип көтелә, чөнки тиздән – яз, димәк шәһәрне тәртипкә китерү һәм яшелләндерү өчен эшче куллар кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot