news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Эшкуарлар берлеге төзергә ниятлиләр

Эшкуарларның мәнфәгатьләрен 22 кеше яклаячак, аларның барысы да теге яки бу тармакта хезмәт куя

(Алабуга, 17 август, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабугада Эшкуарлар берлеге төзергә ниятлиләр. Ул яңа гына үз эшләрен ачкан эшкуарларны һәм үз эшендә билгеле бер югарылыкка ирешүчеләрне берләштерәчәк. Эшкуарларның мәнфәгатьләрен 22 кеше яклаячак, аларның барысы да теге яки бу тармакта (сәүдә, сәнәгать, көнкүреш хезмәте күрсәтү) хезмәт куя.
Советның төп бурычлары: актив эшкуарлык эшчәнлеге үсешенә ярдәм күрсәтү, районның бизнес-структурасы мәнфәгатьләрен яклау, Алабуга районында икътисади һәм социаль проблемаларны хәл итү максатыннан эшкуарларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot