news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада эре меценатларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкләр

Алабугада эре меценатларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкләр

(Алабуга, 23 май, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада “Шәһәр мецентлары” аллеясын төзү проекты эшләнгән. Проектның максаты – шәһәр кешеләрен һәм эшкуарларны социаль проблемаларны хәл итүгә, шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашуга, мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә җәлеп итү.

Махсус төзелгән комиссия гаризаларын караячак, документларга экспертиза үткәрәчәк һәм “Шәһәр меценаты” исеменә лаекларны билгеләячәк. Аларны исемнәре язылган истәлек плиталары Алабуганың бер тарихи урамында куелачак. Проект буенча, плиталарның зурлыгы 0,80х0,80 метр булачак, меценатның исеме күппочмакның үзәгендә язылачак. Җитәкчелек фикеренчә, мондый хөрмәткә предприятиеләр лаек булачак, чөнки алар Алабуганың социаль объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә миллионлаган акчалар кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot