news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада экопарк барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча быел Шишкин буалары территориясендә заманча эко-парк төзү буенча проект эшләре башланды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Юлия Старогородцева сөйләвенчә, проект Спас соборы янындагы төзекләндерелгән территориядән алып Олы Покров урамына кадәр зонаны үз эченә алачак.

Яңгыр һәм инеш суларын җыю өчен яңа буалар торгызу һәм булдыру, җәяүлеләр юллары һәм велосипед юллары булган зоналар, күперләр һәм ял итү урыннары.Эшләр берничә ел дәвамында этаплап башкарылачак. Быел ук мелиорация чаралары башлана, ә төзекләндерүнең беренче этабын ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Икенче этапта Шишкин буалары территориясен яр буе белән тоташтырачак. Ял итү өчен бердәм уңайлы киңлек булдырып, яр буендагы җәяүлеләр зонасын озайту планлаштырыла.

Проект «Алабуга» махсус икътисади зона финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу үзгәртеп кору территориянең экологиясен яхшыртып кына калмыйча, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен аны тагын да кызыклырак итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot