Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Донбасс тарихына багышланган күргәзмә эшли башлады
Алабуганың «Барс» яшьләр үзәгендә Донбасс тарихына багышланган күргәзмәне бушлай күрергә мөмкин. Монда дәреслекләрдә булмаган фактлар һәм предметлар белән танышырга була. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Экспозиция Донбассның үсешенә һәм аның Россия тарихындагы роленә багышланган. Күргәзмәнең төп максаты — тарихи хәтерне саклау, аны яшь буынга тапшыру һәм Донбасс, Запорожье, Херсон һәм башка төбәкләр территориясендә булган вакыйгалар турында сөйләү.
Күргәзмәдә күмер сәнәгате башлану, яшь гвардиячеләрнең сугышчан батырлыклары һәм СССР таркалуыннан алып безнең көннәргә кадәр булган яңа тарих вакыйгалары белән бәйле экспонатлар бар.
Күргәзмәнең үзенчәлеге — аның интерактив форматта булуы. Килүчеләр уникаль экспонатларны күрә һәм тотып карый ала: минераллар, Угледардан күмер, Солидардан тоз, Лисичанскидан сода, шулай ук Донбасс территориясендәге соңгы вакыйгаларга бәйле трофей предметлар. Экспозицияне Краснодон геройлары, яшь гвардиячеләр батырлыклары турындагы материаллар, шулай ук бүгенге вакыйгаларны чагылдырган заманча экспонатлар тулыландыра.
Күргәзмә шәһәр мәктәпләрендә булды инде, ә хәзер теләге булган һәркем өчен ачык. Мәктәп укучылары һәм студентларның оешкан төркемнәре өчен экскурсияләр үткәрелә. Килүгә алдан язылу кирәк.
Күргәзмә «Яшь Гвардия«нең Алабуга бүлеге һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге белән берлектә «Барс» яшьләр үзәге базасында оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз