Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада “Динара татулыкның меңьеллык тәҗрибәсе” конференциясе узды
Алабугада “Динара татулыкның меңьеллык тәҗрибәсе” конференциясе узды
(Алабуга, 23 май, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада “Динара татулыкның меңьеллык тәҗрибәсе” конференциясе узды. Аның эшендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре советы рәисе Ринат Нәбиев, район җитәкчелеге, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый” Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләре, мөселман һәм православие диннәре вәкилләре катнашты.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров конференциядә катнашучыларын сәламләп: “Мең ел дәвамында Алабуга территориясендә төрле дин вәкилләре уртак тел табып тату яшәде. Милләтара баланс – безнең байлыгыбыз”, - дип белдерде. Бүген Алабугада өч мәчет эшли, район авылларының биш мәчете дин тотучылар өчен үз ишекләрен ачкан, тиздән Хлыстово авылында мәчет салуга керешәчәкләр.
Район башлыгы белдергән фикерне Алабуганың Покров соборы настоятеле Сергей Лепихин дәвам итте. Ул билгеләп үткәнчә, милләтара тынычлык һәм татулыкның күркәм традицияләре биредә бүген дә яшәп килә. Еш кына Алабуганың ике дини җәмгыяте җитәкчеләре хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә бер-берсенә ярдәмгә килә.
Госман хәзрәт Исхакый ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең динара диалог өлкәсендәге эшчәнлеге хакында доклад белән чыгыш ясады. Бүген республикада 45 мөхтәсибәт, 1500 мулла эшли, аларның күпчелеге махсус белемле. Мөфти сүзләренә караганда, хәтта гарәп илләре дин әһелләре дә, Россиядә 70 ел дәвамында дин тыелуга карамастан, аның тиешле дәрәҗәгә чыгуына хәйран кала. Бу җәһәттән динара татулыкның роле зур, чөнки православларның да, мөселманнарның да хокуклары тигез. Конференциядә катнашучылар Исламга карата булган стереотиплар, Исламның башка диннәргә мөнәсәбәте турында фикер алышты, Татарстан мөселман җәмгыятенең бүгенге хәлен тикшерде.
Өйлә намазыннан соң, конференциядә катнашучылар мәдрәсә төзелеше урынында истәлек капсуласын салуда катнашты. 50 урынлык ике катыл бина Җәмигъ мәчете янында торгызылачак. Уку бүлмәләреннән тыш, биредә компьютер сыйныфы, китапханә, ашханә һәм шәкертләр өчен яшәү бүлмәсе дә булачак. Мәдрәсә алабугалыларны иганә акчаларына төзеләчәк, махсус счет ачылган. Ул Алабугадагы тәүге ислам уку йорты булачак. Бүген Алабугада ахшам намазы бик үк гадәти урында булмаячак. Кичке биштә мөселманнар каланың меңьеллык тарихы дәлиле Ак мәчет янында җыелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз