Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Десантчы рюкзагы» акциясе кысаларында хәрбиләргә кирәк-яраклар җыялар
Алабуга районында мөһим һәм кирәкле инициативага — «Десантчы рюкзагы» хәйрия акциясенә старт бирелде. Аның максаты — махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр җыю. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Бергәләп без яклаучыларыбызга хәрби бурычларны үтәгәндә үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә алабыз, диелгән хәбәрдә.
Акция беренчел кирәк-ярак һәм махсус әйберләр белән комплектланган тактик рюкзаклар формалаштыруга багышланган. Һәр шундый рюкзак — ул безнең солдатларның куркынычсызлыгына һәм уңайлылыгына реаль ярдәм.
Теләге булган һәркем түбәндәге предметларны алып килеп ярдәм итә ала:
Десантчы рюкзагы (тегелгән) — 1 шт.
Яшел төзелеш капчыклары — 7 шт.
Оекбаш — 2 пар
Эчке кием (трусы, футболка, кыш/җәй өчен термобелье) — 2 комплект
Дымлы армия салфеткалары — 2 упаковка
Антидрон челтәр (балык тоту сеткасы, 5-6 метр)
Протеин батончиклары — 15 шт.
Тушенка — 3 банка
Эчәргә яраклы су — 1,5 литрлы 2 шешә
Powerbank (повербанк, портатив кору җайланмасы)
Сапер көрәге (МПЛ-50)
Пончо (плащ-накидка)
Әйберләрне көн саен түбәндәге адреслар буенча җыялар: Әйләнеч шоссе ур., 7 («Инициативы Елабуги» кабул итү бүлмәсе) 8 дән 17 сәгатькә кадәр, Нефтьчеләр пр., 29а, 7 дән 22 сәгатькә кадәр.
Инициативаны Илшат Шайморатов һәм Роман Епанешников җитәкли.
Барлык катнашу мәсьәләләре буенча, шулай ук кирәкле предметлар исемлеген төгәлләштерү өчен 8 (965) 594-50-75, 8 (987) 286-74-39 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз