Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Чыршы» операциясе була
Алабугада ел саен 19 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр «Чыршы» дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә. Аның төп максаты — Яңа ел алдыннан яшь чыршыларны саклау. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабуга районы җирләрендә Алабуга урманчылыгына кергән Менделеев, Морт урманчылык участоклары белгечләреннән һәм Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләреннән торган дүрт мобиль төркем оештырылган. Операция кысаларында, белгечләр чыршы әзерләү тәртибен тикшерәчәк, ылыслы агачлар күп урыннарны даими карап йөриячәк.
Урман кануннарын бозып, законсыз рәвештә агач кискән очракта, урман фондына килгән зыян өчен түләүдән тыш, административ хокук бозу турында эш кузгатылачак, китергән зыян күләме 5 мең сумлык һәм аннан да артык булганда, җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз