news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада чыгарылыш укучылары ярдәме белән «Розалар аллеясы» барлыкка килде

Алабугада чыгарылыш укучылары ярдәме белән «Розалар аллеясы» барлыкка килде
"Алабуга нуры"

Алабугада 2нче мәктәп янында чыгарылыш укучыларыннан «Розалар аллеясы» ачылды.

Мәктәп директоры Сергей Немтырев сөйләвенчә, әлеге фикер 2012 елда ук, якын-тирәне төзекләндерү проектын эшләгән вакытта туган. Аның авторы — директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Козырева һәм бер төркем укучылар. 2013 елда проектны тормышка ашыра башлаганнар. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары, шушында роза утырту өчен, соңгы кыңгырау чыңлавын көтә. Хәзер анда 45кә якын төп куак үсә», − диде Сергей Немтырев.

Көзге көнгә карамастан, чәчәкләр әле үсеп утыра. Чәчәкләрдән тыш, уңайлы кечкенә генә скверда эскәмияләр һәм мәктәп кыңгыравы һәм чәчәкләр тоткан кеше сурәтендә корылган фонарь урнаштырылган. Анысы туган мәктәпләренең 70 еллыгына бүләк ясаган укучылардан.

«Мәктәп юбилее уңаеннан кыңгырау ясавымны үтенделәр. Ул үзе генә кызыклы булмас иде, шуңа күрә мин фонарь ясарга тәкъдим иттем. Рязаньдагы дустым белән киңәштем, ул миңа эскиз ясады һәм менә нәрсә килеп чыкты»,− ди әлеге күренеш авторы Алексей Кривилев.

Ул мәктәпне 1994 елда тәмамлаган, эшне башкаруда акча белән ярдәм иткән сыйныфташы Андрей Бритов белән бергә, үз мәктәпләре өчен тырышуларына, алар бик шат. Әлбәттә инде, бу вакыйга уңаеннан, яраткан мәктәпләренең юбилеена җыелган элекке укучылары яңа розалар да утыртты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100