news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада чуваш музыкасы фестивале була

Әнвәр Бакиров исемендәге балалар музыка мәктәбе Алабуга халкын һәм шәһәр кунакларын чуваш музыкасы фестиваленә чакыра. Иҗат кичәсе 12 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Чара кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән, анда мәктәп укучылары һәм укытучылары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясый. Алар башкаруында чуваш халык җырларын һәм Чувашстанның танылган композиторлары А.Токарев, Ф.Лукин һәм Г.Воробьев әсәрләре яңгыраячак. Фестивальне Алена Чернова алып бара.

Керү түләүсез.

news_right_1
news_right_2
news_bot