news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада чит ил маркалы машина йөртүчесе велосипедта барган кызны бәрдергән, бала үлгән

Бүген Татарстанның Алабуга районында Haval автомобиле йөртүчесе тыелган урында велосипедта юл аша чыгып барган 10 яшьлек кызны бәрдергән.

Бала юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләреннән үлгән.

Фаҗига урынына Алабуга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Артур Князев килгән. Тикшерү оештырылган. Аның барышын шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot