news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Чиләбе рәссамы күргәзмәсе ачыла

16 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этно-сәнгате музеенда «Инкор» Халыкара иҗат ассоциациясе әгъзасы һәм Россия Рәссамнар берлеге яшьләр берләшмәсе әгъзасы Алена Аскарованың (Чиләбе шәһәре) күргәзмәсе ачыла. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза. 

Анда рәссамның соңгы ун елда ясаган 60 сюжет композициясе күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 16 октябрьгә кадәр эшли, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot