news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада өченче Халыкара тюркология конференциясе уза

Конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт педагогика университеты агымдагы елның 5-6 октябрь көннәрендә өченче Халыкара тюркология конференциясен уздыра.
Җыенга телчеләр, әдәбиятчылар, тәрҗемәчеләр, укытучы-методистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы.
Алабуга дәүләт педагогика университетының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре; төрки халыклар тарихы, топонимикасы һәм ономастикасы; чагыштырма филология, контактология, тәрҗемә; төрки халыклар фольклоры һәм әдәбияты, төрки телләр һәм әдәбиятларны укыту методикасы проблемаларына кагылышлы юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк. Бу хакта университетның рәсми сайты хәбәр итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot