news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен карадылар

Очрашу барышында паркны төзекләндерү өчен подрядчыларны җәлеп итү һәм парк территориясендә инженерлык челтәрләрен күчерү мәсьәләсе хәл ителде.

Алабугада “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен карадылар
alabuganury.ru/news/җәmgyiyat/itimagyy-kileklr-yaara

(Алабуга, 8 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гульнур Якупова). Алабугада паркларны яңарту эшләре дәвам итә. Район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, башкарма комитет җитәкчеләре һәм урынбасарлары, палата рәисләре, архитекторлар һәм төзүчеләр катнашты.

Көн тәртибендә “Чебурашка” паркы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Гомумән әйткәндә, программаның төп бурычы – республика территориясендә шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү. Алабугада “Чебурашка” паркын төзү проектын тормышка ашыру әлеге территорияне төзекләндереп кенә калмыйча, шәһәр халкы өчен уңайлы мохит тә тудырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук киңәшмәдә “Чебурашка” паркы турында иҗтимагый киңлек буларак фикер алыштылар. Очрашу барышында төп мәсьәләләр – паркны төзекләндерү өчен подрядчыларны җәлеп итү һәм парк территориясендә инженерлык челтәрләрен күчерү мәсьәләсе хәл ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot