news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада өч ярминкәдән керем – биш миллион сум

Үткән шимбәдә Алабугада чираттагы сату үтте.

(Алабуга, 20 октябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Үткән шимбәдә Алабугада чираттагы сату үтте. Сәүдә мәйданчыклары “Мираж” сату үзәге янында һәм шәһәрнең аскы өлешендәге Иске базар урынында урнашкан иде. Быел ярминкәләр 30 сентябрьдән эшли башлады, һәм алар ел ахырынача дәвам итәчәк, дип яза җирле басма.

Райбашкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте бүлеге мөдире Эльзира Парунина хәбәр итүенчә, узган өч ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 40 урын булдырылган һәм керем күләме 5 миллион сумга якынлашкан. Үз продукциясен биредә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итә, физик затлар бакча нигъмәтләрен, бал сата. Ярминкәдә сатуга районның башкарма комитетына гаризалар керү тукталмый. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкә бәяләрен сәүдә челтәрендәгедән 20-30 процентка кимрәк дәрәҗәдә тотарга киңәш итте. Район халкы аларның, чыннан да, арзанрак булуын билгеләп үтә.

− Бездә 2017 елга авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен тәкъдим ителгән бәяләр таблицасы бар. Аны бар җитештерүче дә алды. Бәяләрне без дә тикшерәбез, Авыл хуҗалыгы идарәсе дә; ветлаборатория хезмәткәрләре иттә тиешле штамп булуын күзәтә. Итне очсызрак бәягә дә сатып алырга була. Бодай һәм солыга тәкъдим ителгән бәяләр саклана. Яшелчә белән катлаулырак, − ди Эльзира Парунина.Ярминкәдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, шуңа күрә аның урынын 4нче микрорайонга күчерергә булдылар.

− Ярминкәгә “КамАЗ”, “Газель”ләр килә, 11нче кибет янында юлны ябарга туры килә иде, бу исә куркыныч тудыра. Өстәвенә, якын-тирә йортларда яшәүчеләр чүп-чарның күп калуына, һәм җил белән кәгазь, капларның таралуына зарлана иде. “Мираж” янында сәүдә рәтләре өчен дә, машина куяр өчен дә урыннар бар. Күпчелек машина белән килә, яшелчәне капчыклап алалар, волонтерлар аларны төяргә булыша. Үткән елда сатучылар халык 4нче микрорайонга бармас дип, товарлары сатылмый калудан курыкканнар иде, ләкин хәзер алар бик канәгать, − ди Эльзира Парунина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100