Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада өч машина катнашындагы һәлакәттә хатын-кыз зыян күргән
Һәлакәт Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамында булган.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Алабуганың Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамында өч автомобиль бәрелешкән, “Шанс” салонында 41 яшьлек йөртүче хатын-кыз кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабугада зыян күргән хатын-кыз турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 20.35 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 175 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Коткару хезмәте өч минуттан һәлакәт урынына килеп җиткән, зыян күргән хатын-кызга машинадан чыгарга ярдәм иткәннәр һәм табибларга тапшырганнар. Бәрелешкән машиналарга ут капмасын өчен, коткаручылар аккумляторларны сүндергәннәр. Һәлакәтткә очраган «Форд» һәм «Рено» автомобильләре йөртүчеләре зыян күрмәгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз