news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада «Чаян» журналының баш мөхәррире белән очрашу була

Алабугада «Чаян» журналының баш мөхәррире белән очрашу була
Фото: http://alabuganury.ru/

19 гыйнварда 10 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилулловның сәнгать сөючеләр клубы әгъзалары белән очрашуы була. Ул легендар журналның 100 еллык юбилеена һәм «Чаян» карикатурачылары күргәзмәсен ачуга багышлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Рафаэль Хәлиуллов «Чаян»ның тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы, Казан карикатурачылар мәктәбе һәм сатирик басмадагы эш үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Журналның баш мөхәррире клуб әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәк, ә иң кызыклы сорау бирүчегә Хәлилулловның автографлы китабы тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot