news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада быел юл ремонтына 50 миллион сум тотылачак

2023 елда Алабуга районында 3 575 метр юлны ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 50 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Шәһәрдә 40 млн сумга 2660 метр юл ремонтланачак, авылларда 10 млн сумга 915 метр юл төзекләндереләчәк.

Шулай ук, узган елдагы кебек үк, «Асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча өстәмә финанслау планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, ремонтланырга тиешле объектлар исемлеге артачак. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Узган ел шәһәрдә һәм районда 7 858 метр озынлыктагы автомобиль юлларына ремонт ясалды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot