Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк
Биредә «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңа балалар бакчасы төзеләчәк.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Быел Алабуга районында өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе — 13 һәм 18 нче балалар бакчасы һәм Танай авылы балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел Алабуганың Горький урамында 140 урынлык балалар бакчасы төзелә башлаячак. Төзелеш «Демография» илкүләм проекты кысаларында була.
Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге Россия Президенты Владимир Путин куйган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз