news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада БПЛА һөҗүме вакытында домофоннар аша хәбәр итү системасы эшләгән

Алабугада БПЛА һөҗүме вакытында районның автомат рәвештә ашыгыч кисәтү тарату өчен җайлаштырылган 816 домофон системасы эшләгән.

Шулай ук кешеләр тиз арада эвакуацияләнә алсын өчен торак йортларның подъезд ишекләре дистанцион рәвештә ачылган.

Алабуга халкы социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, тавышлы хәбәр тарату төгәл һәм тоткарлыкларсыз башкарылган.

Мәктәпләрнең педагогик составы, администрациясе һәм хокук саклау органнары яклау чаралары комплексын гамәлгә ашырган.

«Татар-информ» бүген һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Алабуга районы территориясендә БПЛА бәреп төшерде, дип хәбәр итте. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Украина Кораллы көчләре Алабугага Аэропракт А-22 яки «летучая лисица» һәм UJ-22 Airborne дроннары белән һөҗүм итте. Самолетны пилотсыз очкыч итеп модернизацияләгәннәр һәм аңа шартлаткыч төягәннәр. Шартлаткыч җайланманың минималь авырлыгы – 80 килограмм. Беренче дронның очу ераклыгы 1100 километр чамасы, икенчесенеке – 800 километрга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100