Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Алабугада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара җәмгыять гимнын башкарудан башланды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Залда утыручыларны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле бүлеге рәисе Мөнип Гасыймов сәламләде. Мөнип Исмәгыйль улы инде күп еллар оешманың җитәкчесе булып тора, вакытын һәм көчен кызганмый, үз вазифаларын намус белән башкара.
«Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе — Россиядә иң өлкән бүлекчәләрнең берсе. 2028 елның 22 июнендә без — Алабуга бүлекчәсе — 100 еллыгыбызны билгеләп үтәчәкбез. Безнең җәмгыять күрү сәләте буенча инвалидларны ачыклау белән шөгыльләнә, аларны үз сафларына кабул итә, мөмкин булганча эшкә урнаштыра, тернәкләндерү үзәкләренә җибәрә, йөрергә, язарга, компьютерны үзләштерергә өйрәтә. Безнең инвалидлар шулай ук спорт белән шөгыльләнәләр, республика һәм Россия ярышларында катнашалар. Безнең үзешчән сәнгать осталарының сәләтләрен бүген үз күзләрегез белән күрә алырсыз», – дип сөйләде ул.
Бәйрәм белән барлык катнашучыларны «Алабуга УкупрПласт» предприятиесе генераль директоры Александр Величко котлады.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешуга 100 ел» юбилей медале белән бүләкләү булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз