news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе программасы билгеле

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе программасы билгеле
"Татар-информ" архивы

4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда була.

Ленин мәйданында быел өч йөзгә якын декоратив-кулланма сәнгать осталары була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Бәйрәмдә профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый.

Ярминкә кысаларында традицион Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале, «Вдохновение» авторлык җыры фестивале, Музыка һәм шигърият театры солисты Е.Камбурова, М.И. Цветаева исемендәге ХI әдәби премия лауреаты Е. Фролова, урта гасыр сугышлары реконструкторлары чыгышлары, «Союз» вокаль-инструменталь ансамбле концерты була. Шулай ук «Бал шәһәрчеге», балалар аттракционнары эшләячәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100