news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Борис Березовскийның VI Халыкара музыка фестивале июль башында була

Алабугада Борис Березовскийның VI Халыкара музыка фестивале июль башында була
Фото: http://alabuganury.ru/

2024 елның 4 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VI Халыкара музыка фестивале узачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең рәсми порталында хәбәр ителә. «Алабуга нуры» шул хакта яза.

Проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге гамәлгә ашыра. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский.

Моннан тыш, фестивальдә дөньяның төрле илләреннән танылган музыкантлар, оркестрлар һәм коллективлар катнашачак.

2023 елда фестивальгә 50 меңнән артык кеше килгән. Фестивальдә барлыгы 247 кеше – 11 музыкаль һәм вокаль коллектив һәм 21 башкаручы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100