Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивале узачак
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивален үткәрергә әзерләнә. Бу хакта Алабуга музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
9-12 июльдә узачак фестивальдә симфоник классика, урта гасыр Көнбатыш Европа композиторлары әсәрләре, джаз һәм борынгы рус музыкасы, халык мотивлары һәм авторлык җырлары яңгыраячак. Чара Алабуганың тарихи үзәгендә — Шишкин буаларында узачак.
Чара кысаларында планлаштырылган концерт программаларында түбәндәге катнашучылар булачак:
- Башкортстан симфоник оркестры (Уфа);
- Ливан композиторы, опера җырчысы Хиба Аль Кавас;
- Маэстро Борис Березовский;
- Айгөл Хисмәтуллина (сопрано);
- Игорь Бутманның джаз оркестры;
- Баянчы Айдар Сәлахов;
- Игорь Лерманның камера оркестры;
- Миләүшә Тәминдарова хоры;
- «GAUGA» төркеме;
- Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз